Шылаңгы авылындагы Рождество-Христово чиркәве. 1783–1786 гг

Тарихы

XVI йөз ахырында патша милкендәге җирләрдә нигез салына, 1693 елдан патша туганы К.А.Нарышкин биләмәсенә күчерелә, 1860 еллардан маркиз Паулуччиларга карый. Революциягә кадәрге чыганакларда Христорождественское һәм Никольское исемнәре белән дә билгеле.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук бакчачылык, умартачылык. он тарту, балта эше һәм тегүчелек, күн аяк киемнәре тегү, алебастр чыгару, сәүдә итү кәсепчелеге тарала.

XVII йөздә К.А.Нарышкин акчасына агачтан Христово Рождество чиркәве төзелә. 1783–1786 елларда алпавыт хатын М.П.Нарышкина акчасына тузган чиркәү урынына кирпечтән чиркәү салына (Мәскәү барокко стилендә дини архитектура истәлеге), XIX йөзнең беренче яртысында чаң манарасы корыла (соңгы классицизм стилендә архитектура истәлеге); совет чорында чиркәү ябыла, бинасында спорт залы, клуб, склад урнаша; реставрацияләнә, хәзер эшли.

1867 елда рухани И.В.Матвеевский башлангычы белән чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1874 елда ябыла).

1879 елда рухани Н.Г.Ананичев башлангычы белән земство мәктәбе эшли башлый, аның өчен ике катлы бина төзелә (1884 елда – 41 ир бала һәм 14 кыз бала, 1900 елда – 50 ир бала һәм 20 кыз бала, 1909 елда – 44 ир бала һәм 26 кыз бала укый).

XX йөз башында пароходлар пристане, телефон, китапханә-уку өе, 4 су һәм 6 җил тегермәне, 4 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 6 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1577 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (18 кеше).

Гражданнар сугышы елларында авыл тирәсендә сугыш хәрәкәтләре булып уза. 1918 елның августында Чех легионерлары һәм Комуч армиясе гаскәрләре тарафыннан басып алына; шул ук елның сентябрендә Кызыл Армия гаскәрләре тарафыннан һөҗүм итү операциясе барышында азат ителә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ташёвка волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Шылаңгы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 еллар башында авылда “Красное солнце” һәм “Луч Октября” авыл хуҗалыгы артельләре оештырыла, соңрак “Луч Октября” колхозына берләштереләләр. 1950 елда – аның составына “Кызыл Байрак” (Кызыл Байрак поселогы), “Нариман” (Нариман авылы) һәм “Красная рябинка” (Красная рябинка поселогы, хәзер юкка чыккан) колхозлары, 1957 елда “Кызыл Татарстан” колхозы керә. 1970 елда “Луч Октября” совхоз итеп үзгәртелә (1992–2010 елларда – “ Казаньоргсинтез” гаммәви акционерлык җәмгыятенең “Луч Синтез” ярдәмче хуҗалыгы).

1929 елда иске тегермәндә, пар казаннары куелганнан соң, җиләк-җимеш заводы ачыла. 1938 елда предприятие сезонлы эшләүдән ел әйләнәсе эшләү режимына күчә. Аннары завод җиләк-җимеш совхозы итеп үзгәртелә: үзенең иң яхшы эшләгән вакытында елга 3 миллион банка төрле продукция эшләп чыгара (кайнатма, компотлар, повидло, консервланган помидор һәм кыярлар, солянка, “Заря” кондитер фабрикасы өчен конфет эчлекләре). 2010 елда бетерелә.

1931 елда авылда кирпеч заводы эшли башлый, 1953 елда реконструкцияләнә, аннан соң күп авыр процессларны башкару механикалаштырыла, ул 1957 елда рекордлы санда 6,5 миллион данә кирпеч җитештерелә. Завод каршында шулай ук чүлмәк ясау һәм киез итек басу цехлары эшли.

2001 елда искергән предприятие урынына заманча “Керамика Синтез” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте заводы төзелә (яндырылган балчыктан төзелеш әйберләре эшләп чыгара, проект егәрлеге елга 15 миллион данә кирпеч).

Халкы кирпеч заводында эшли, “Югары Ослан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1940 елда – тулы булмаган урта, 1954 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 2013 елда кадет класслары ачыла.

1999 елда В.Б.Самойлычева җитәкчелегендә “Сугышчан дан” музее ачыла (150 елдан артык саклау берәмлеге).

Авылда шулай ук мәдәният йорты, балалар бакчасы (1962 елдан), китапханә (1932 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Вита”, “Незабудки” (икесе дә 2000 елдан), “Душа поет” (2007 елдан), “Озорные и веселые” (2016 елдан) иҗат коллективлары эшли.

Авыл тирәсендә “Казаньоргсинтез” гаммәви акционерлык җәмгыятенең һәм Казан дәүләт энергетика университетының ял базалары урнашкан.

Авылда торак архитектурасы истәлеге, рус халык төзелеш сәнгате традицияләрендә авыл утары архитектурасы үрнәге сакланган: бай крәстиян Я.И.Маркелов утары (1872 елда, ике катлы агач йорт һәм кирпеч кибет-склад). 2007 елда мәктәп территориясендә В.Б.Самойлычева башлангычы белән Кырым сугышында Севастопольне саклауда катнашкан беренче хәрби шәфкать туташы Д.Севастопольcкая хөрмәтенә истәлек билгесе-ташы куелган.

Күренекле кешеләре

Н.В.Кисляков (1929–2007) – генерал-майор, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), “СССР Кораллы көчләрендә Ватан өчен хезмәте өчен” орденнары кавалеры;

Н.В.Лисин (1912–1981) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, Социалистик Хезмәт Герое, РСФСР Югары Советы депутаты (1963–1967 елларда), Бөек Ватан сугышында катнаша.

Халык саны

1646 елда – 23,
1782 елда – 842 ир-ат;
1859 елда – 1077,
1897 елда – 1043,
1908 елда – 857,
1920 елда – 1367,
1926 елда – 1346,
1938 елда – 1989,
1949 елда – 1616,
1958 елда – 1506,
1970 елда – 1239,
1979 елда – 1114,
1989 елда – 1284,
2002 елда – 1198,
2010 елда – 1060,
2017 елда – 1150 кеше (руслар – 59,4%, татарлар – 32,6%).