Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук мичкә ясау, сәүдә эше тарала.

1916 елда авылда агачтан Спас-Преображенье чиркәве (1930 еллар башында ябыла, башта клуб, аннары ашлык склады урнаша, сакланмаган), элеге чиркәү төзелгәнгә кадәр халкы Богоявление чиркәве (Рус Макылы авылы) приходына карый.

1868 елда земство укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, тугыз елдан соң ябыла. Кабат 1881 елда эшли башлый, соңрак чиркәү-приход мәктәбе итеп үзгәртелә (1890 елда – 32 ир бала һәм 1 кыз бала, 1903 елда – 36 ир бала һәм 11 кыз бала, 1909 елда – 61 ир бала һәм 8 кыз бала, 1915 елда – 47 ир бала һәм 9 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда почта станциясе, 6 җил тегермәне, сыраханә, 1 казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2010 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (2 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ташёвка волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Макыл авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Каганович исемендәге колхоз оештырыла, 1957 елдан эреләндерелгән Ленин исемендәге колхоз (Рус Макылы авылы; 1970 елда “Знамя Ленина” совхозы итеп үзгәртелә) составында, 1997–2007 елларда “Сеитово” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы үзәк утары.

Халкы нигездә авыл хуҗалыгы, умартачылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елгы революциядән соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1924 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1979 елда Рус Макылы авылындагы яңа бинага күчерелә.

Авыл тирәсендәге ташландык зиратта (җирле аталышы – ханнар зираты) XVI йөзгә караган кабер ташлары сакланган (эпиграфик истәлекләр).

Күренекле кешеләре

А.П.Козлов (1949 елда туган) – дәүләт эшлеклесе, РФнең атказанган икътисадчысы, Орлов өлкәсе губернаторы (2009–2014 елларда), “Почет билгесе”, Халыклар дуслыгы, Мактау, IV дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры.

А.П.Косарев (1934 елда туган) – социолог, философия фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 288 ир-ат;
1859 елда – 828,
1897 елда – 1054,
1908 елда – 1211,
1920 елда – 1289,
1926 елда – 1281,
1938 елда – 734,
1949 елда – 532,
1958 елда – 532,
1970 елда – 352,
1979 елда – 231,
1989 елда – 137,
2002 елда – 132,
2010 елда – 104,
2017 елда – 99 кеше (руслар).