Тарихы

1565–1567 еллардан мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Башта анда Ростов кенәзләре – И.В. һәм Р.И.Гундоровлар-Ростовскийлар, И.Д. һәм В.Д.Жировой-Засекеннар, А.П.Лобанов-Ростовский, Д.В.Солнцев-Засекин, дворяннары – Б.С., И.С., В.С., Ф.С. һәм А.З.Путиловлар утарлар ала, тиздән алар дәүләткә кайтарыла, аннан соң утарлар Зөя дворяннарына бирелә.

XVII йөз уртасында авылда 14 алпавытның утары урнаша, 1720 елларда В.Обухов (риваятьләр буенча Новгород боярлары нәселеннән, Иван III тарафыннан Новгородны Мәскәүгә кушканнан соң куып чыгарылалар; XVI йөз ахырыннан әлеге дворян гаиләсе вәкилләре Казан һәм Зөядә хезмәт итәләр) Зөя дворяны Е.Крестников кызына өйләнә һәм Крестниково авылы белән Рус һәм Татар Борнашы авылларының бер өлеше Обуховлар нәселенә күчә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1761 елда авылда приход халкы акчасына агачтан Христово Рождество чиркәве төзелә (2013 елда юкка чыга). Аның приходына шулай ук Куралово авылы халкы керә.

1862 елда рухани А.С.Муратовский башлангычы белән чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1867 елда катнаш бер сыйныфлы мәктәп итеп үзгәртелә (1884 елда – 80 ир бала һәм 15 кыз бала, 1900 елда – 37 ир бала һәм 8 кыз бала, 1906 елда – 42 ир бала һәм 12 кыз бала, 1909 елда – 62 ир бала һәм 8 кыз бала укый). 1867 елда аның өчен халык акчасына земство ярдәме белән үз бинасы төзелә.

XX йөз башында 6 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2382 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Куралово авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Перевал” колхозы оештырыла, соңрак – “15 лет Всесоюзному Ленинскому коммунистическому союзу молодежи” колхозы, аннары “Сулица” колхозы итеп үзгәртелә, 1957 елдан авыл “Кураловский” (Куралово авылы) составында (2002–2014 елларда – “Куралово” агрофирмасы” ышанычлылык ширкәте).

Халкы нигездә “Таткрахмалпатока” акционерлык җәмгыятенең ярдәмче хуҗалыгында үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

1954 елда авылда уку өе ачыла, 1979 елда Юмат авылыннан китапханә күчерелә, фондта 5680 экземпляр китап исәпләнә.

Шулай ук фельдшер-акушерлык пункты, Илья пәйгамбәр гыйбадәтханәсе (2007 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Р.Я.Осипова (1944 елда туган) – радиоэлектрон аппаратуралар монтажчысы, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны

1646 елда – 122,
1782 елда – 249 ир-ат;
1859 елда – 804,
1908 елда – 1464,
1920 елда – 1313,
1926 елда – 1332,
1938 елда – 969,
1949 елда – 566,
1958 елда – 482,
1970 елда – 352,
1979 елда – 286,
1989 елда – 206,
2002 елда – 177,
2010 елда – 179,
2017 елда – 158 кеше (руслар).