- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районындагы поселок. Югары Ослан авылыннан 17 км көньяк-көнбатыштарак, Казан – Ульяновск автомобиль юлы буенда урнашкан
1920 елларда маркиз Паулуччиларның Александров хуторы урынында нигез салына.
Оештырылган вакытыннан Казан губернасының Зөя өязе Ташкабак волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Октябрь авыл җирлеге үзәге.
1930 еллардан – Казан дары заводының ярдәмче хуҗалыгы “Пролетарский сороковник” совхозы утары үзәге, 1970 елдан XXIII партсъезд исемендәге совхоз (1998–2001 елларда – “Азат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2002–2007 елларда “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы), ул “Волга” колхозын (Матюшино авылы) кушу нәтиҗәсендә оештырыла, 1985 елда аның составыннан “Ташёвский” совхозы (Вахитов исемендәге авыл) аерылып чыга.
Халкы күбесенчә “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли.
1930 елда поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1940 еллар ахырында – тулы булмаган урта мәктәп, 1987 елда урта мәктәп (1984 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.
Поселокта шулай ук мәдәният йорты (1986 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (1984 елда ачыла, 2005 елдан мәктәп бинасында урнаша), китапханә (1980 елда Ташкабак авылыннан күчерелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Мәдәният йорты каршында “Оскарики” театр коллективы эшли (2016 елдан).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.