Тарихы

XIX йөзнең беренче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1886 елда – катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе (вакытлыча алынган йортта, соңрак үз бинасында урнаша; 1909 елда – 45 ир бала һәм 15 кыз бала, 1912 елда – 36 ир бала һәм 25 кыз бала укый), 1896 елда катнаш укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1903 елда – 16 ир бала һәм 4 кыз бала, 1906 елда – 36 ир бала һәм 3 кыз бала, 1909 елда 24 ир бала һәм 3 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда шулай ук 2 җил тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 893 дисәтинә тәшкил итә.

Халкы Покров Пресвятой Богородицы чиркәве приходына карый (Ташкабак авылы).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ташёвка волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Красный дол” колхозы оештырыла, 1957 елда “10 лет Татарской АССР” (Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы) һәм “Үрнәк” (Татар Мәмәтхуҗасы авылы) колхозлары белән “Красный дол” колхозына (Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы) берләштерелә. 1970 елдан “Знамя Ленина” совхозы (Рус Макылы авылы), 1980 елдан “Красный дол” колхозы (Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы) составында (1998–2001 елларда “Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халык саны

1859 елда – 316,
1897 елда – 509,
1906 елда – 541,
1908 елда – 541,
1920 елда – 513,
1926 елда – 692,
1938 елда – 497,
1949 елда – 336,
1958 елда – 258,
1970 елда – 143,
1979 елда – 50,
1989 елда – 10,
2002 елда – 11,
2010 елда – 5,
2017 елда – 2 кеше (руслар).