Тарихы

XVII йөздә Зөя Успение монастыре җирләрендә нигез салына.

1764 елда халкы – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук агач материаллары белән сәүдә итү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында 4 җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 582 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Введенский Бистәсе авылының Пресвятая Богородица чиркәве приходына керә. Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (8 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Введенский Бистәсе авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Весна” колхозы оештырыла, 1950 елда Калинин исемендәге колхоз (Введенский Бистәсе авылы) составында (1957 елдан – “Свияжский” совхозы, 1997–2011 елларда “Свияжский” агросоюзы).

Мәгариф һәм мәдәният

Авыл янында “Свияга” стендта ату комплексы урнашкан, анда стендта ату буенча олимпия резервындагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I һәм II Медведково туктаулыклары, Медведково торулыгы (бронза гасырның Казан яны культурасы), I һәм II Медведково табылдыклары (Алтын Урда дәверенең болгар чоры, гомуми болгар чоры).

Халык саны

1646 елда – 124,
1782 елда – 81 ир-ат;
1859 елда – 202,
1908 елда – 284,
1926 елда – 371,
1938 елда – 270,
1949 елда – 145,
1958 елда – 171,
1970 елда – 96,
1979 елда – 48,
1989 елда – 8,
2002 елда – 1,
2010 елда – 18,
2017 елда – 14 кеше (руслар, татарлар).