Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына, 1550–1560 елларда рус крәстияннәре килеп урнаша. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Спасское исеме белән дә мәгълүм.

XVII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1882 елда приход халкы акчасына агачтан Спас-Преображение чиркәве төзелә (1937 елда ябыла, бинасы сүтелә, бүрәнәләре мәктәп төзелешендә кулланыла).

1912–1915 елларда приход кешеләре акчасына Казан архитекторы Ф.Н.Малиновский проекты буенча кирпечтән дүрт яруслы чаң манарасы төзелә (неоренессанс стилендә эклектиканың “кирпеч” юнәлешендә дини архитектура истәлеге).

1843 елда Дәүләт милке министрлыгы тарафыннан авыл приход мәктәбе ачыла, 1867 елда – рухани Тетеев башлангычы белән ул чиркәү-приход мәктәбе, 1875 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә (1875 елда – 34 ир бала һәм 9 кыз бала, 1884 елда – 52 ир бала һәм 11 кыз бала, 1895 елда – 53 ир бала һәм 13 кыз бала, 1914 елда 67 ир бала һәм 18 кыз бала укый).

1884–1887 елларда һәм 1905 елдан анда шулай ук чиркәү-приход мәктәбе эшли (1906 елда – 80 ир бала һәм 24 кыз бала, 1910 елда – 61 ир бала һәм 15 кыз бала, 1913 елда 43 ир бала һәм 24 кыз бала укый).

XX йөз башында 19 җил һәм 2 су тегермәне, 5 тимерче алачыгы, 1 сыраханә, 1 казна шәраб һәм 5 вак-төякләр кибете эшли; дүшәмбе саен базар, елга 2 тапкыр (15 май һәм 14 сентябрьдә) ярминкә үткәрелә.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 5047 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Тәмте волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Мәйдан авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында “Пламя революции”, “Ясная звезда”, “Нива”, “Пролетарий”, “Горный” колхозлары оештырыла. 1950 елда алар барысы да һәм “Зорька” колхозы (Зорька авылы, хәзер юк) “Пламя революции” колхозына берләштереләләр.

1957 елда аңа машина-трактор станциясе (1932 елда оештырылган) һәм “Первомайский” (Карагуҗа авылы), Сталин исемендәге (Ямбулат авылы), Молотов исемендәге (Олы Мәми), Фрунзе исемендәге (Патрикеево авылы), “Пятилетка” (Егидерево авылы), “Алга” (Йолдыз авылы), “Верный путь” (Нижнее Озеро авылы) колхозлары берләштерелеп, “Приволжский” совхозы оештырыла (1998–2001 елларда “Мәйдан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте). 1964 елда аның составыннан “Заря” совхозы (Ямбулат авылы), 1967 елда –“Коргузинский” совхозы (Карагуҗа авылы), 1979 елда –“Дальний” совхозы (Олы Мәми авылы) аерылып чыга.

Халкы күбесенчә “Югары Ослан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Революциядән соң авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – тулы булмаган урта, 1968 елда – урта (1981 елдан яңа бинада), 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты, балалар бакчасы (1972 елдан), китапханә (1950 еллардан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәдәният йорты каршында “Зоренька” һәм “Лейся песня” вокаль (икесе дә 2015 елдан) һәм “Театральный сундучок” театр (2015 елдан) коллективлары эшли.

Авылда торак йорт архитектурасы истәлеге – авыл сәүдәгәре йорты үрнәге сакланган. Сәүдәгәр И.Г.Сироткин йорты (ике кыеклы түбә астында ике катлы ярым кирпеч бина, 1895 елгы; беренче катында сәүдә лавкалары һәм пекарня, икенче катында торак бүлмәләр урнаша).

Күренекле кешеләре

Н.П.Прохоров (1947 елда туган) – ТАССРның көнкүреш хезмәте күрсәтү министры урынбасары, “Илдан” фирмасы” акционерлык җәмгыяте генераль директоры.

Тормышы һәм эшчәнлеге авыл белән бәйле шәхесләр:

И.И.Долотин (1937 елда туган) – агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган агрономы;

В.А.Наумов (1928 елда туган) – бакчачы-селекционер, биология фәннәре кандидаты, ТАССР, РСФСРның атказанган агрономы; 1958–1962 елларда “Приволжский” совхозында эшли.

Халык саны

1782 елда – 557 ир-ат;
1859 елда – 2348,
1897 елда – 3016,
1908 елда – 3762,
1920 елда – 3329,
1926 елда – 2750,
1938 елда – 2074,
1949 елда – 1302,
1958 елда – 1211,
1970 елда – 1106,
1979 елда – 797,
1989 елда – 586,
2002 елда – 493,
2010 елда – 347,
2017 елда – 372 кеше (руслар).