Тарихы

1678 елдан мәгълүм.

Халкы башта Зөя Успение монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук агач материаллары әзерләү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында 2 җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 689 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Ризоположено чиркәве (Тихий Плес авылы) приходына керә. Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (22 кеше).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Борнаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Пробуждение” колхозы оештырыла, 1951 елда аның составына “Красная горка” колхозы керә (Волково авылы, хәзер юк), 1957 елдан авыл “Кураловский” совхозы (Куралово авылы) составында, 1979–2002 елларда “Новая жизнь” совхозы (Татар Борнашы авылы).

Халык саны

1782 елда – 84 ир-ат;
1859 елда – 296,
1897 елда – 345,
1908 елда – 354,
1926 елда – 434,
1938 елда – 377,
1949 елда – 201,
1958 елда – 187,
1970 елда – 193,
1979 елда – 117,
1989 елда – 28,
2002 елда – 12,
2010 елда – 7,
2017 елда – 6 кеше (руслар).