Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Беренче исеме – Моркваш.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. 1565–1567 елларда анда Стародуб кенәзләре җирләр ала: воевода Н.М.Сорока-Стародубский, И.А., П.А. һәм И.С.Ковровлар, Ярославль Дворяны Ф.Н.Ольгов, XVII йөз уртасында – җирләр Зөя дворяннары И.А.Елагин һәм Н.Юдин, XIX йөздә Геркеннар милкендә була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тире эшкәртү һәм он тарту кәсепчелеге тарала.

1794 елда алпавыт П.Елагин акчасына Спас чиркәве төзелә. Аның приходына Яр буе Морквашы авылы халкы керә.

1867 елда рухани Краснов тарафыннан чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1870 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә, 1887 елдан махсус төзелгән бинада урнаша (1890 елда – 24 ир бала һәм 3 кыз бала, 1893 елда – 36 ир бала һәм 19 кыз бала, 1895 елда 42 ир бала һәм 6 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда тимерче алачыгы, йон тетү йорты, 7 тегермән, 4 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1835 дисәтинә тәшкил итә.

Гражданнар сугышы елларында авылда һәм авыл тирәсендә сугыш хәрәкәтләре булып уза. 1918 елның 29 августында авыл янындагы сугышта Чех легионерлары һәм Комуч армиясе гаскәрләре Кызыл Армия гаскәрләре тарафыннан җиңеләләр, аннан соң һөҗүм итү операциясе ике юнәлештә алып барыла: Печище–Югары Ослан һәм Түбән Ослан–Ключище.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Югары Ослан волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Яр буе Морквашы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Будённый исемендәге колхоз оештырыла, 1958 елдан – “Путь к коммунизму” (Югары Ослан авылы) колхозы (1970–1997 елларда “Услонский” совхозы), 1982 елдан “Набережный” (Яр буе Морквашы авылы) совхозы составында (1998–2007 елларда “Морквашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Мәгариф һәм мәдәният

Революциядән соң авылда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1964 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1971 елда Яр буе Морквашы авылына күчерелә.

1951 елда Яр буе Морквашы авылына китапханә дә күчерелә.

Күренекле кешеләре

Н.И.Котовщиков (1846–1905) – терапевт, медицина докторы, профессор;

М.В.Красавин (1919–1992) – гвардия моторлаштырылган понтон-күпер батальонының отделение командиры, Советлар Союзы Герое, Ленин, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1646 елда – 120,
1782 елда – 234 ир-ат;
1859 елда – 884,
1897 елда – 1032,
1908 елда – 1310,
1920 елда – 1253,
1926 елда – 1363,
1938 елда – 1222,
1949 елда – 1074,
1958 елда – 665,
1970 елда – 250,
1979 елда – 136,
1989 елда – 76,
2002 елда – 72,
2010 елда – 104,
2017 елда – 65 кеше (руслар).