Тарихы

1646 елдан Никонов Пүчинкәсе буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Харино-Ключ исеме белән дә билгеле.

Халкы башта Зөя Троица монастырена карый, 1764 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук он тарту кәсепчелеге тарала.

1887 елда авылда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, соңрак бер сыйныфлы земство мәктәбе итеп үзгәртелә (1893 елда – 21 ир бала һәм 4 кыз бала, 1912 елда 62 ир бала һәм 16 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда 4 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1178 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл халкы Троица чиркәве приходына карый (Килди авылы).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волостена керә, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Килди авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда аның составына “Красное знамя” колхозы (Зарубиха поселогы, хәзер юкка чыккан) кертелгәннән соң “Трудовик” колхозы итеп үзгәртелә, 1958 елдан авыл “Заветы Ильича” колхозы (Килди авылы) составында, 1970 елда “Память Тимирязева” совхозы итеп үзгәртелә (1998–2006 елларда – “Заречье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы нигездә “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятенең “Макулово” мегафермасында һәм “Белая утка” крәстиян-фермер хуҗалыгында эшли.

Мәгариф

1917–2011 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1782 елда – 66 ир-ат;
1859 елда – 369,
1897 елда – 701,
1908 елда – 796,
1920 елда – 797,
1926 елда – 613,
1938 елда – 418,
1949 елда – 298,
1958 елда – 261,
1970 елда – 152,
1979 елда – 81,
1989 елда – 44,
2002 елда – 109,
2010 елда – 88,
2017 елда – 87 кеше (руслар).