Тарихы

1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Ейлева, Явли, Яйлева исемнәре белән искә алына.

XVIII йөз башында башкортлар һәҗүме вакытында яндырыла. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, йон тетү, урман кисү, тегүчелек һәм тимерчелек тарала.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1160,1 дисәтинә тәшкил итә.

XX йөз башында кәшәнә, су тегермәне, Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Борды авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда «Яңа тормыш» колхозы оештырыла. 1956 елдан авылда – Ленин исемендәге (үзәк утары – Борды авылы), 1960 елдан – «Правда» (үзәк утары – Борды авылы) колхозлары, 1970 елдан – «Чулпан» совхозы (үзәк утары – Борды авылы), 2001 елдан – «Борды» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2009 елдан «Тукай азык-төлек корпорациясе» эшли.

2009 елдан «Касакин утары» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли (сөт терлекчелеге, сөт продукциясе җитештерү, балык үрчетү, умартачылык).

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп, клуб эшләп килә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты, Изге Троица кәшәнәсе (2015 елдан) бар. Авыл янында төзекләндерелгән чишмә урнашкан.

Халык саны

1859 елда – 322,
1870 елда – 424,
1884 елда – 533,
1897 елда – 607,
1920 елда – 822,
1926 елда – 622,
1938 елда – 649,
1949 елда – 474,
1958 елда – 359,
1970 елда – 358,
1979 елда – 253,
1989 елда – 135,
2002 елда – 106,
2010 елда – 107,
2020 елда – 92 кеше (керәшен татарлар).