Тарихы

1746 елга кадәр татар авылы буларак нигез салына. Баштагы исеме – Үрмәт тамагы (Урмятьское устье), XIX йөз – ХХ йөз башында Натальевка буларак билгеле. 1784 елда авыл тирәсендәге җирләр дворяннар Матвей һәм Никита Можаровлар тарафыннан сатып алына һәм анда рус крәстияннәре күчерелә.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, алпавыт Пальчиковлар милкендә була, аларның җирләре 817 дисәтинә тәшкил итә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

XX йөз башында авылда икмәк саклау кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 247,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Матвеевка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Николаевка авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Пятилетка” колхозы оештырыла, 1957 елда – “Урожайный” совхозы, 1965 елда “Ямашевский” совхозы составына керә. 2003 елдан – “Ямашевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1859 елда – 105,
1870 елда – 142,
1884 елда – 186,
1906 елда – 252,
1913 елда – 334,
1920 елда – 281,
1926 елда – 263,
1938 елда – 276,
1949 елда – 344,
1958 елда – 157,
1970 елда – 124,
1979 елда – 85,
1989 елда – 23,
2002 елда – 32,
2010 елда – 21,
2017 елда – 22 кеше (руслар).