Тарихы

XVIII йөз ахырында алпавыт С.Н.Можаров тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Харькевич, Харькевщина исемнәре белән телгә алына.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Алпавыт хатын Мельгунова милкендә булалар, аның җирләре 763 дисәтинә тәшкил итә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авыл җәмәгатенең имана җире 193 дисәтинә тәшкил итә.

1911 елда җил двигателе һәм киптергече булган тегермән эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Матвеевка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Аю авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Заветы Ильича” колхозы оештырыла, 1950 елда “Красный броневик” һәм “Красное Знамя” колхозлары белән берләштерелә, 1960 елда берләштерелгән “Заветы Ильича” колхозы “Рассвет” колхозы составына керә. 1973 елда – “Якты юл” совхозы, 2002 елдан – “Якты юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр – авылда башлангыч мәктәп, 1990 елга кадәр – клуб, 1995 елга кадәр китапханә эшли. Фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1795 елда – 21,
1811 елда – 62,
1859 елда – 90,
1870 елда – 104,
1884 елда – 212,
1897 елда – 154,
1906 елда – 187,
1913 елда – 197,
1920 елда – 181,
1926 елда – 203,
1938 елда – 187,
1949 елда – 93,
1958 елда – 87,
1970 елда – 340,
1979 елда – 215,
1989 елда – 53,
2002 елда – 71,
2010 елда – 57,
2017 елда – 61 кеше (руслар).