Тарихы

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Ружевщинский Починок, Ружевщинский поселогы исемнәре белән телгә алына; 1902–1934 елларда – Ружевка.

1861 елгы реформага кадәр халкы типтәрләргә, алпавыт һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 164 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Матвеевка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

1968 елның 16 апреленнән поселок составына Зур Ружевка һәм Кече Ружевка поселоклары кертелә.

Хәзер Аю авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында поселокта “Красная Нива” колхозы оештырыла, 1960 елда Ворошилов исемендәге авыл хуҗалыгы артеле составына керә. 1960 елда эреләндерелгән “Рассвет” колхозына (үзәк утары – Аю авылы) кушыла, 1973 елдан “Якты юл” совхозы составына керә. 2002–2010 елларда “Якты юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халык саны

1859 елда – 68,
1884 елда – 131,
1897 елда – 156,
1906 елда – 183,
1913 елда – 179,
1920 елда – 185,
1926 елда – 141,
1938 елда – 119,
1949 елда – 87,
1958 елда – 100,
1970 елда – 134,
1979 елда – 74,
1989 елда – 21,
2002 елда – 9,
2010 елда – 5,
2017 елда – 7 кеше (руслар).