Тарихы

1748 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Тауасты Тәкермән исеме белән дә телгә алына.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

Мәчет турында беренче тапкыр 1807 елда искә алына, 1854 елда 2 мәчет эшли, шуларның берсе җамигъ мәчет була, 1912 елда өченче мәчет төзергә рөхсәт бирелә (барысы да 1929 елда ябыла).

XX йөз башында 3 мәчет, 3 мәктәп, 4 тегермән, тимерче алачыгы, 5 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4482 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Югары Тәкермән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Марс” колхозы оештырыла. 1959 елда “Сталь” авыл хуҗалыгы артеле (Югары Тәкермән авылы) белән М.Җәлил исемендәге колхозга берләштерелә. 2004–2005 елларда – “Тәкермән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан – М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә 1967 елдан), клуб (2012 елдан), мәчет (1994 елдан) бар.

Халык саны

1795 елда – 162,
1859 елда – 928,
1870 елда – 1048,
1884 елда – 1325,
1897 елда – 1515,
1906 елда – 1770,
1920 елда – 1752,
1926 елда – 1123,
1938 елда – 1246,
1949 елда – 1023,
1958 елда – 846,
1970 елда – 919,
1979 елда – 730,
1989 елда – 434,
2002 елда – 367,
2010 елда – 344,
2017 елда – 419 кеше (татарлар).