Тарихы

Авыл 1738 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. XVIII йөздә тау заводына беркетеләләр. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, тегүчелек, чыпта сугу кәсепчелеге тарала.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда су тегермәне була. ХХ йөз башында миссионерлык мәктәбе эшли (1912 елда 83 кеше укый).

Авыл җәмәгатенең имана җире 3591 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Яңа Мәлкән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Ык” колхозы оештырыла, соңрак “1 май” колхозы (Иске Мәлкән авылы) белән берләштерелә.1950–1958 елларда “Донбасс”, аннары “Урал” колхозлары составына керә, 1958–1963 елларда Ленин исемендәге колхоз. 2002 елдан – “Мәлкән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1976 елдан урта мәктәп эшли (бинасы 1973 елда төзелә), 2012 елда – тулы булмаган урта, 2016 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда күп функцияле үзәк бар (анда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә урнашкан).

Клуб каршында “Мәлкәнәй” керәшен фольклор коллективы эшли (1975 елдан, 2018 елда халык коллективы исемен ала, оештыручысы – Т.П.Чернова).

2017 елда Бөек ватан сугышында һәлак булганнарга мемориаль комплекс ачыла.

Авыл янында “Изгеләр чишмәсе” бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I һәм II Яңа Мәлкән авыллыгы, Яңа Мәлкән шәһәрлеге (Пьянобор культурасы).

Күренекле кешеләре

С.М.Тапиков (1915–1945) – капитан, Бөек Ватан сугышында катнаша, Советлар Союзы Герое, Минзәлә шәһәренең бер урамы аның исеме белән атала.

Халык саны

1795 елда –256,
1859 елда – 687,
1870 елда – 706,
1884 елда – 900,
1897 елда – 1104,
1906 елда – 1201,
1920 елда – 1289,
1926 елда – 1169,
1938 елда – 959,
1949 елда – 663,
1958 елда – 591,
1970 елда – 658,
1979 елда – 945,
1989 елда – 704,
2002 елда – 597,
2010 елда – 516,
2017 елда – 482 кеше (керәшен татарлар).