Тарихы

1748 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авылда 150 кешедән торган баш күтәрүчеләр отряды урнаша.

XX йөз башында авылда 2 ярма яргыч була. Авыл җәмәгатенең имана җире 1135,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Юшады авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Ударник” колхозы оештырыла, 1950 елда “9 январь” авыл хуҗалыгы артеле (Югары Юшады авылы), 1957 елдан – “Урожайный” совхозы, 1965 елдан – “Ямашевский” совхозы, 1988 елдан “Юшады” совхозы составына керә. 2004 елдан – “Юшады” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Мәгариф һәм мәдәният

1940–1974 елларда һәм 1987–2007 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб бар (1939 елдан, 1970 елда яңа бина төзелә).

Халык саны

1795 елда – 103,
1859 елда – 258,
1870 елда – 273,
1884 елда – 330,
1906 елда – 397,
1913 елда – 461,
1920 елда – 457,
1926 елда – 402,
1938 елда – 391,
1949 елда – 313,
1958 елда – 296,
1970 елда – 269,
1979 елда – 197,
1989 елда – 126,
2002 елда – 80,
2010 елда – 83,
2017 елда – 55 кеше (татарлар).