Административ-территориаль буйсынуы

1913 елда Мортыштамак авылыннан (Сарман районы) күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Кадрәк авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда поселокта колхоз оештырыла, 1950 елда Молотов исемендәге колхоз составына керә, 1957 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә, 1959 елда Калинин исемендәге колхоз составына керә, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халык саны

1920 елда – 194,
1926 елда – 177,
1949 елда – 99,
1958 елда – 78,
1970 елда – 81,
1979 елда – 55,
1989 елда – 14,
2002 елда – 9,
2010 елда – 1,
2017 елда – 8 кеше (татарлар).