История

XVIII йөздә нигез салына. 1939 елга кадәр Чүплек дип атала.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләргә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

XX йөз башында мәчет (беренче тапкыр 1828 елда телгә алына), су тегермәне, тимерче алачыгы, икмәк саклау һәм 2 бакалея кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1588 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән Минзәлә районында.

Хәзер Иркәнәш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла, 1950 елда – “Чишмәле” авыл хуҗалыгы артеле (үзәк утары – Тегермәнче авылы), 1958 елда “ДИЛ” колхозы белән Тукай исемендәге колхозга берләштерелә. 2000–2006 елларда – “Кызыл Төбәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан – “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2017 елдан “Әнәк” агрофирмасы (Актаныш районы) составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп, клуб, фельдшер-акушерлык пункты, (2016 елдан яңа бинада), балалар бакчасы, “Мулла Әхмәт” мәчете (1996 елдан, Ф.М.Әхмәтов проекты буенча төзелә).

Күренекле кешеләре

Ф.М.Әхмәтов (1952 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, ТРның атказанган төзүчесе, ТРның атказанган тренеры, ирекле көрәш буенча РСФСРның спорт остасы, РСФСР чемпионы.

Халык саны

1795 елда – 97,
1859 елда – 408,
1870 елда – 453,
1884 елда – 402,
1897 елда – 688,
1906 елда – 799,
1913 елда – 822,
1920 елда – 851,
1926 елда – 797,
1949 елда – 507,
1958 елда – 355,
1970 елда – 365,
1979 елда – 287,
1989 елда – 168,
2002 елда – 173,
2010 елда – 126,
2017 елда – 127 кеше (татарлар).