Тарихы

1734 елда нигез салына.

Фараз ителгәнчә, авылның исеме аңа нигез салучыларның берсе – Хуҗамәт исеме белән бәйле. Башта Борчалы (Брылык) елгасының уңъяк яры буенда, Тауасты Тәкермән авылы каршында урнаша һәм Борчалы дип атала. Соңрак авыл халкы сул яр буена күченә.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, дәүләт крәстияннәре һәм типтәрләргә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү, олаучылык, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында Е.И.Пугачёв ягында актив катнаша.

XX йөз башында авылда мәчет (1836 елдан мәгълүм), мәктәп, мәдрәсә, 3 су тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерче алачыгы, ашлык киптергеч, 20 кибет була.

1870 елдан 1929 елга кадәр авылда һәр пәнҗешәмбе көнне базар уздырыла.

1906 елгы мәгълүматлар буенча, авылда шулай ук сыра кибете, Миңнегәрәй һәм Әхмәтвәли Сәетбатталовларның аракы кибете, ашлык, йон, тире кабул итү һәм саклау пункты эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1536,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Хуҗамәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Корыч кул” колхозы оештырыла, 1950 елда Куйбышев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә (1958 елдан составында – 9 авыл). 2006 елдан – “Вамин Чулман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында. 1949 елда авылда Хуҗамәт ремонт-механика заводы (хәзер акционерлык җәмгыяте) ачыла.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм “Хуҗамәт ремонт-механика заводы” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1912 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1932 елда – бишьеллык, 1934 елда – җидееллык, 1966 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (1968 елда яңа бина төзелә), 2010 елда Х.Г.Хөсәенов исеме бирелә.

Мәктәп каршында 1990 елдан төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (оештыручысы – Н.Г.Гәрәева), анда Х.Г.Хөсәеновның шәхси әйберләре саклана.

Авылда мәдәният йорты (1968 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (2014 елдан), балалар бакчасы (1982 елдан), мәчет (1991 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында 2011 елдан “Мирас” фольклор ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

Х.Г.Хөсәенов (1927–2002) – ТРның атказанган укытучысы, Халык мәгарифенең Минзәлә районы бүлеге мөдире (1961–1985 елларда), “Почет билгесе” ордены кавалеры.

Халык саны

1795 елда – 149,
1859 елда – 396,
1870 елда – 447,
1897 елда – 753,
1913 елда – 1081,
1920 елда – 840,
1926 елда – 545,
1938 елда – 568,
1949 елда – 504,
1970 елда – 725,
1979 елда – 942,
1989 елда – 880,
2002 елда – 864,
2010 елда – 786,
2017 елда – 814 кеше (татарлар).