История

1762 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Чуаш Караны, Пустошь Иске Мунча исемнәре белән дә телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук чабата үрү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында земство мәктәбе эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1152 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Юшады авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда бер үк исемдәге колхоз оештырыла, 1935 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1957 елдан – “Урожайный” колхозы, 1965 елдан – “Ямашевский” совхозы, 1988 елдан “Юшады” совхозы составына керә. 2004 елдан – “Юшады” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр – башлангыч мәктәп, 2016 елга кадәр фельдшер-акушерлык пункты эшли. Авылда клуб (1962 елда яңа бина төзелә) бар.

Клуб каршында 2005 елдан “Шангырав” чуаш фольклор ансамбле эшли.

Күренекле кешеләре

Н.В.Фролов (1914–1945) – Дан орденының тулы кавалеры, Совет-фин һәм Бөек ватан сугышларында катнаша.

Халык саны

1795 елда – 197,
1859 елда – 250,
1870 елда – 320,
1884 елда – 345,
1908 елда – 444,
1920 елда – 505,
1926 елда – 321,
1938 елда – 352,
1949 елда – 234,
1958 елда – 241,
1970 елда – 246,
1979 елда – 203,
1989 елда – 101,
2002 елда – 91,
2010 елда – 67,
2017 елда – 53 кеше (чуашлар, татарлар, руслар).