История

1732 елда нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү, олаучылык, көнлекчелек кәсепчелеге  тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша. 

1873 елда – керәшен-татар мәктәбе, 1912 елдан башлангыч мәктәп эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 914 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Минзәлә волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән  Минзәлә районында.

Хәзер Кадрәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “КИМ” колхозы оештырыла, 1950 елда  Молотов исемендәге колхоз составына керә, 1957 елда “Колхоз имени Кирова” итеп үзгәртелә, 1959–2006 елларда – Калинин исемендәге колхоз, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1912 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1930 елда –  җидееллык, 1967 елда – урта, 2011 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (1967 елда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты (1975 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (1968 елдан), ветеринария пункты, “Саулык” медицина дәвалау үзәге бар.

Мәдәният йорты каршында 2004 елдан “Туганайлар” керәшен фольклор коллективы эшли.

Күренекле кешеләре

М.А.Григорьев (1949 елда туган) – врач, ортопед-травматолог, медицина фәннәре кандидаты, Кадрәк “Саулык” медицина дәвалау үзәге директоры (2017 елдан);

Г.П.Евграпов (1934 елда туган) – механизатор, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры;

И.Ф.Казаков (1908–1975) – ветеринария патофизиологы, ветеринария фәннәре докторы, профессор, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры;

Я.В.Фәттахов (1955 елда туган) – физик, физика-математика фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1859 елда – 312,
1870 елда – 374,
1884 елда – 347,
1897 елда – 539,
1906 елда – 637,
1913 елда – 782,
1920 елда – 756,
1926 елда – 702,
1949 елда – 299,
1958 елда – 320,
1970 елда – 292,
1979 елда – 287,
1989 елда – 290,
2002 елда – 268,
2010 елда – 241,
2017 елда – 243 кеше (татарлар).