История

1715 елдан йомышлы татарлар күченеп утырган авыл буларак мәгълүм.

1770 елларда авыл тирәсендәге җирләр капитан А.С.Суворов милкенә күчә, ул анда крепостной крәстияннәрне китереп урнаштыра. Унынчы ревизия мәгълүматлары буенча (1858 ел), анда шулай ук казна крәстияннәре яши.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тукучылык кәсепчелеге тарала.

ХIХ йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 640 дисәтинә тәшкил итә.

ХХ йөз башында авылда земство мәктәбе эшли.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Аю авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Октябрь” колхозы оештырыла, 1950 елларда – Калинин исемендәге колхоз, 1960 елда – “Рассвет” колхозы, 1973 елда “Якты юл” совхозы составына керә. 2002–2010 елларда – “Якты юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

А.А.Крохолев (1932–2004) – хирург, медицина фәннәре докторы, профессор.

Халык саны

1795 елда – 60 ир-ат;
1859 елда – 170,
1870 елда – 219,
1906 елда – 310,
1913 елда – 328,
1920 елда – 288,
1926 елда – 283,
1938 елда – 229,
1949 елда – 187,
1958 елда – 144,
1970 елда – 83,
1979 елда – 23,
1989 елда – 2,
2002 елда – 31,
2010 елда – 21,
2017 елда – 32 кеше (руслар).