Тарихы

Авыл 1731 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, олаучылык, чабата үрү кәсепчелеге тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл янында Минай Султыков һәм Сәгыйть Давыдов җитәкчелегендә 300 кешедән торган отряд урнаша.

Авылда мәчет XVIII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм (2010 елда реставрацияләнә), 1831 елда аның каршында мәктәп ачыла.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1311,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Яңа Мәлкән авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Кичү” колхозы оештырыла, 1950–1958 елларда “Донбасс”, аннары “Урал” колхозлары составына керә, 1958–1964 елларда Ленин исемендәге колхоз.

2002 елдан – “Мәлкән” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә 1974 елдан), мәчет бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла: Дусай-Кичү авыллыгы (Пьянобор культурасы).

Халык саны

1795 елда – 230 ир-ат;
1859 елда. – 276,
1870 елда – 292,
1906 елда – 490,
1913 елда – 618,
1920 елда – 611,
1926 елда – 622,
1938 елда – 648,
1949 елда – 557,
1958 елда – 354,
1970 елда – 356,
1979 елда – 305,
1989 елда – 215,
2002 елда – 136,
2010 елда – 102,
2017 елда – 96 кеше (татарлар).