- РУС
- ТАТ
Татарстанның Минзәлә районындагы авыл. Минзәлә шәһәреннән 10 км көньяк-көнчыгыштарак, Казан – Уфа автомобиль юлы буенда урнашкан
Авыл 1920 елда Иске Пьяный Бор һәм Дыреевка авылларыннан күченүчеләр тарафыннан нигезләнә.
Оештырылган вакытыннан ТАССРның Минзәлә кантоны Минзәлә волостенда. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.
Хәзер Аю авыл җирлеге составына керә.
1929 елда авылда “Дружба” колхозы оештырыла, соңрак “Минзәлә” совхозы составына керә.
1927 елда селекционер В.М.Костин тарафыннан бакча булдырыла. 1937 елда колхозда районара җиләк-җимеш питомнигы оештырыла, ул республика районнарын үсентеләр белән тәэмин итә. Питомник 1962 елга кадәр эшли.
Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1960–2013 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли.
Хәзер китапханә (1964 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елдан яңа бинада) бар.
В.М.Костин (1890–1958) – бакчачы, селекционер.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.