Тарихы

Авыл 1717 елдан мәгълүм.

XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр һәм асаба башкортларга бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү, Кама пристаньнарында көнлекче булып эшләү тарала.

Авыл халкы 1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышында актив катнаша, анда Пугачевчылар отряды урнаша.

1833 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3069 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан Минзәлә районында.

Хәзер Тауасты Байлар авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Алга” колхозы оештырыла, 1959 елда “Яңа юл” колхозы составына керә, 1991 елдан “Алга” мөстәкыйль хуҗалыгы, 2004 елда кабат “Яңа юл” колхозына кушыла.

2006 елдан – “Вамин-Минзәлә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1954 елда авылда урта мәктәп ачыла, 2005 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (клуб бинасында урнаша).

Авылда клуб (2018 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (1949 елдан, 2015 елдан яңа бинада), мәчет (1996 елдан) бар.

Клуб каршында “Ык буйлары” вокаль ансамбле эшли (2018 елдан).

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Дәвек туктаулыгы (буралы курган һәм Чиркәскүл культурасы), I, II, III, IV Дәвек авыллыгы (Пьянобор культурасы), I, II, III Дәвек каберлеге (Чиркәскүл һәм Пьянобор культурасы).

Халык саны

1795 елда – 186,
1859 елда – 718,
1870 елда – 814,
1897 елда – 1310,
1906 елда – 1543,
1913 елда – 1696,
1920 елда – 1701,
1926 елда – 1419,
1938 елда – 1157,
1949 елда – 919,
1958 елда – 870,
1970 елда – 936,
1979 елда – 717,
1989 елда – 445,
2002 елда – 447,
2010 елда – 337,
2017 елда – 385 кеше (татарлар).