Тарихы

1747 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәренә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, чабата үрү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 513 дисәтинә тәшкил итә.

1933 елда авылда зур янгын була, 160 хуҗалык янып юкка чыга.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә районында.

Хәзер Әтрәкле авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Чулпан” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Сәгъдиев), 1934 елда – Ворошилов исемендәге колхоз, 1950 елда – “Кызыл тау”, 1951 елда – “Урал”, 1960–1975 елларда – “Победа”, 1975–2003 елларда “30 лет Победы” колхозлары составына керә. 2003 елдан – “Победа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2007 елдан – “Заиковский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1928–2007 елларда башлангыч мәктәп эшли (1935 елда яңа бина төзелә).

Авылда – клуб (элекке мәктәп бинасында урнаша), “Шипал памаш” чишмәсе бар (“Заиковский” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте акчасына төзекләндерелә).

Авыл халкында мәҗүсилек сакланган.

Халык саны

1747 елда – 27 ир-ат;
1795 елда – 242,
1859 елда – 219,
1870 елда – 240,
1906 елда – 280,
1913 елда – 356,
1920 елда – 333,
1926 елда – 364,
1938 елда – 318,
1949 елда – 277,
1958 елда – 259,
1970 елда – 270,
1979 елда – 225,
1989 елда – 148,
2002 елда – 113,
2010 елда – 105,
2017 елда – 105 кеше (марилар).