- РУС
- ТАТ
Татарстанның Минзәлә районындагы авыл. Минзәлә шәһәреннән 16 км көньяк-көнчыгыштарак, Брустан елгасы буенда урнашкан
1725 елдан мәгълүм. 1940 елга кадәр Медведово исемен йөртә.
XVIII–XIX йөзләрдә халкы типтәрләр, асаба башкортлар һәм дәүләт крәстияннәренә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук олучылык, көнлекчелек кәсепчелеге тарала.
1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авылда якынча 200 кешедән торган Пугачевчылар отряды урнаша.
1795 елда – авыл җәмәгатенең имана җире – 247 дисәтинә, 1884 елда – 432, 1913 елда 930 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.
Хәзер Аю авыл җирлеге үзәге.
1929 елда авылда Калинин исемендәге колхоз оештырыла, 1960 елда – “Рассвет” колхозы (үзәк утары), 1973 елда “Яты юл” совхозы составына керә. 2002–2010 елларда “Якты юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2010 елдан – “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2015 елдан “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы “Органик Групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1926 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1948 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1977 елда – урта, 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Авылда күп функцияле үзәк (2006 елда яңа бина төзелә, анда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты урнаша), балалар бакчасы (1960 елдан), “Габделгатуф” мәчете (1994 елдан) бар.
А.Г.Фәттахова (1940–2000) – Минзәлә театры актрисасы, ТРның халык артисты, ТАССРның атказанган артисты.
1795 елда – 186 ир-ат;
1859 елда – 334,
1870 елда – 371,
1897 елда – 529,
1913 елда – 700,
1920 елда – 708,
1926 елда – 632,
1938 елда – 593,
1959 елда – 647,
1970 елда – 779,
1979 елда – 662,
1989 елда – 452,
2002 елда – 444,
2010 елда – 400,
2017 елда – 424 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.