Тарихы

Авылга 1740 елларда нигез салына. Казан ханнары Мөхәммәдәмин һәм Сафагәрәй идарә иткән чорда татар морзалары Надыйровлар нәселе вәкилләренә тархан ярлыклары нигезендә җир (шул исәптән Яңа Нәдер территориясе дә) бүләк ителә, аннан соң Надыйровлар авылда яши.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре, типтәрләр, асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, киез-киез итек басу һәм чабата үрү кәсепчелеге таралган була.

1764 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 тегермән, 1975 елда – мәчет (1754 ел) һәм мәдрәсә, 1896 елда – волость идарәсе, мәдрәсә (1860 ел), 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, 4 бакалея кибете, 1910 елда – волость идарәсе урнаша, 3 мәчет, 3 мәктәп, 2 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 5605 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Урсалы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Нәдер авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда “Зәй” колхозы оештырыла. 1962 елда аның составына Ленин исемендәге колхоз (Акчишмә, Кама Елга, Бишмунча авыллары) керә.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1936 елда – сигезьеллык, 1965 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (1993 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Рәфкать” мәчете (1998 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

С.С.Әхтәмов (1933 елда туган) − РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Ярыш” колхозы рәисе (1970−2003 елларда), ТАССР Югары Советы рәисе (1980−1985 елларда), Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике “Почет билгесе” орденнары кавалеры;

З.М.Балакина (1905−1990) – хирург, РСФСР һәм ТАССРның атказанган табибы, Әлмәт шәһәренең мактаулы гражданы;

Р.Х.Галиев (1946 елда туган) – уролог,медицина фәннәре докторы, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

И.Н.Надыйров (1925−2009) – фольклорчы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөек Ватан сугышында катнаша;

Я.К. Нуретдинов (1947 елда туган) – геофизик, геология-минералогия фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт бүләге лауреаты,Удмурт Республикасының атказанган нефтьчесе;

Р.М.Рахманов (1948 елда туган) – РФнең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, ТРның атказанган нефтьчесе, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Г.Җ.Сәхапов (1939 елда туган) – техник фәннәр кандидаты, СССРның мактаулы нефтехимигы, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь Революциясе орденнары кавалеры, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

М.З.Шәйдуллин (1974 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Азнакай районы башлыгы (2012 елдан).

Халык саны

1746 елда – 46 ир заты;
1763 елда – 165,
1795 елда – 331,
1816 елда – 583,
1850 елда – 905,
1859 елда – 1089,
1889 елда – 1996,
1897 елда – 1972,
1910 елда – 2473,
1920 елда – 2366,
1926 елда – 2235,
1938 елда – 2307,
1949 елда – 2014,
1958 елда – 1786,
1970 елда – 1686,
1979 елда – 1472,
1989 елда – 992,
2002 елда – 1127,
2010 елда – 761,
2015 елда – 1437 кеше (татарлар).