Тарихы

Авылга 1746 елга кадәр Иске Кәшер авылы кешеләре нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чана ясау кәсепчелеге, сәүдә итү таралган була.

1764 ел мәгьлүматларына караганда, авылда болгаткыч калаклы 3 тегермән, 1795 елда – мәчет, 1859 елда – 2 мәчет һәм тимерче алачыгы, 1896 елда – 3 мәчет, 3 мәктәп, 3 су тегермәне (1889, 1896, 1897 еллар), 2 тимерче алачыгы, 5 бакалея кибете эшли.

Авылда 4 мәчет була: беренче мәчет − 1783 елда (1883 елда яңадан салына, 1850 елда аның каршында мәктәп ачыла), икенче мәчет 1795 елда төзелә (1856 һәм 1912 елларда яңадан салыналар, 1880 елларда аның каршында мәктәп ачыла), өченче мәчет − 1902 елда (1903 елда аның каршында мәктәп ачыла), дүртенче мәчет 1920 еллар тирәсендә ачыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4184 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Урсалы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Кәшер авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Авылда Ворошилов исемендәге колхоз эшли. Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1953 елда авылда урта мәктәп ачыла (1974 елда яңа бина тәзелә). 1962 елда − аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен интернат-мәктәпкә, 1977 елда − ярдәмче, 1985 елда – караучысыз калган ятим балалар өчен ярдәмче, 2000 елда шифаханә тибындагы интернат-мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда 2 балалар бакчасы (1938 һәм 1958 еллардан), мәдәният йорты (1962 елдан, 2016 елдан күп функцияле үзәк бинасында), китапханә, дәвалау амбулаториясе (1956 елдан), 2 мәчет бар.

Мәдәният йорты каршында “Сөмбел” вокаль ансамбле (1985 елдан), ”Сүнмәс йөрәкләр” фольклор ансамбле (1990 елдан), халык театры (1995 елдан, 2007 елдан – халык театры, нигез салучы – Г.М.Нигъмәтуллина), ”Яшьлек” (1995 елдан) һәм “Бәләкәчләр” (2002 елдан) хореография коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Р.Ф.Әбүбәкеров (1959−2019) – Әлмәт муниципаль районы башлыгы (2001−2011 елларда), РФ Федераль җыенының алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты (2011 елдан), ТРның атказанган төзүчесе, Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданы;

Э.Һ.Мөэминова (1924−2009) – шагыйрә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, аның хөрмәтенә мәктәп бинасына мемориаль такта куелган.

Халык саны

1746 елда – 35,
1762 елда – 45 ир заты;
1795 елда – 640,
1859 елда – 1707,
1889 елда – 3140,
1910 елда – 3732,
1920 елда – 3683,
1926 елда – 2807,
1938 елда – 2860,
1949 елда – 2372,
1958 елда – 2412,
1970 елда – 2805,
1979 елда – 2461,
1989 елда – 1702,
2002 елда – 1632,
2010 елда – 1568,
2015 елда – 1710 кеше (татарлар).