500 гә якын төре билгеле, Төньяк ярымшарның уртача поясында таралганнар.

ТР территориясендә 2 төр — язгы нәүрүзгөл (P. veris) Кама һәм Идел алдында, эре касәле нәүрүзгөл (P. macrocalyx) Көнчыгыш Кама аръягында очрый. Урманнарда, урман буйларында, аланнарда, болыннарда үсә.

15–30 см биеклектәге үсемлек. Тамырчасы кыска, куе нәзек тамырлардан тора. Яфраклары тамыр яны таралгысында, гади, җыерчыклы, кырыйлары дулкынсыман, бәрхетсыман. Чәчәкләре 5 өлешле, сары, хуш исле, чатыр чәчәк төркемендә. Эре касәле нәүрүзгөл киң эре чәчәк касәләре белән аерылып тора. Җимеше коңгырт төстәге күборлыклы тартмачык. Иртә язда чәчәк аталар. Җимешләре июнь–июльдә өлгерә. Орлыктан үрчиләр.

Дару үсемлекләре. Тамырларында сапониннар, эфир майлары, гликозидлар, яфракларында С витамины бар. Тамырларыннан ясалган төнәтмә какырык чыгару, бәвел кудыру һәм тирләтү чарасы буларак кулланыла; яфраклары гипо- һәм авитоминоз вакытында файдаланыла.

Декоратив, баллы үсемлекләр.

Язгы нәүрүзгөл