140 ка якын төре билгеле, Европа, Азия, Африка һәм Төньяк Америкада таралган.

ТР территорясендә бер төре — кошкунмас агач (эт шомырты) (R. cathartica) бар. Республиканың барлык районнарында очрый. Далаланган коры тау битләрендә, урман буйларында, елга тугайларында үсә.

3 м га кадәр биеклектәге нык, күп ботаклы куак, ботаклары чәнечкеле. Яшь ботакларының кабыгы кызгылт көрән, ялтыравыклы, карт ботаклары һәм кәүсәсе кара төстә диярлек, кытыршы, катлау-катлау булып яргаланган. Яфраклары каршыдаш, эллипссыман. Чәчәкләре вак, саргылт яшел, яфрак куентыгында бәйләмгә җыелган. Җимеше — сусыл, шарсыман кара төшчә. Май–июньдә чәчәк ата. Җимешләре август–сентябрьдә өлгерә. Орлыктан үрчи.

Кабыгында — органик кислоталар, эфир мае, дуплау матдәләре, җимешендә флавоноидлар, шикәр, пектин матдәләре, антрагликозидлар бар. Яфраклары С витаминына бай.

Халык медицинасында җимешләренең суы эч йомшарту чарасы буларак кулланыла.

Декоратив, баллы үсемлек.

Үзагачыннан вак эшләнмәләр ясыйлар.

Кошкунмас агач