Тарихы

XVIII йөздә нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек, алпавыт утарында ялланып эшләү.

1870 елгы мәгълүматларга караганда, 2 су тегермәне эшли. 1905 елда Петр һәм Павел чиркәве төзелә (1953 елда җимерелә).

XIX йөз ахрында авыл җәмәгатенең имана җире 664,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Афонас волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Шәңгәлче авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда Ленина-2 исемендәге колхоз оештырыла. 1951 елда “Горы” колхозы белән (Сарсаз-Бли авылы), Ленин исемендәге колхозга (үзәк утары – Сарсаз-Бли авылы) берләштерелә, 1959 елдан берләштерелгән Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Шәңгәлче авылы), 1970 елда “Знамя коммунизма” совхозы, 1993 елда “Шәңгәлче” совхозы итеп үзгәртелә.

1997 елдан “Шәңгәлче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2014 елдан “Түбән Кама” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (2021 елдан “Восток” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бүлекчәсе).

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (башта элеккеге чиркәү бинасында, 1959 һәм 2016 елларда яңа бина төзелә, анда музей почмагы оештырыла), китапханә (1959 елдан клуб бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2012 елда яңа бина төзелә), беренче югары апостоллар Петр һәм Павел чиркәве (1953 елда җимерелгән чиркәү урынына 2014 елда төзелә) бар.

Клубта “Балчыклы җиңгәләре” керәшен татарлар фольклор ансамбле (2011 елдан) эшли.

Халык саны

1859 елда – 279,
1884 елда – 398,
1926 һәм 1938 елларда – 615,
1949 елда – 502,
1958 елда – 423,
1970 елда – 526,
1979 елда – 433,
1989 елда – 91,
2002 елда – 112,
2010 елда – 269,
2022 елда – 231 кеше (керәшен татарлар).