Тарихы

Авылга 1740 елларга кадәр нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек һәм читкә китеп эшләү кәсепчелеге таралган була.

1854 ел мәгълүматларына караганда, авылда су тегермәне һәм 3 кәшәнә эшли. 1910 ел мәгълүматларына караганда – чиркәү (1904 ел), чиркәү-приход мәктәбе (XIX йөз ахыры, 1906 елда яңа бина төзелә, 1908 елда 69 ир бала һәм 5 кыз бала укый), 2 су тегермәне, 5 бакалея, икмәк саклау һәм сату кибетләре.

1904 елга кадәр авыл Иске Алан авылының Козьмодемянск чиркәве приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2059,1 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсенең үзәге була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Троицк-Йосып волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Ерсубай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 293,
1795 елда – 218,
1816 елда – 306,
1834 елда – 461,
1859 елда – 559,
1897 елда – 1036,
1913 елда – 1226,
1920 елда – 1242,
1926 елда – 1065,
1938 елда – 898,
1949 елда – 669,
1958 елда – 572,
1970 елда – 390,
1979 елда – 236,
1989 елда – 70,
2002 елда – 50,
2010 елда – 52,
2015 елда – 40 кеше (руслар).