Тарихы

Авылга 1735 елга кадәр Казан өязенең Алат даругасы Сәрдек авылы кешеләре нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1889 елда мәчет, 2 су тегермәне була; 1897 елда – мәчет, 2 мәктәп, 1910 елда – 2 мәчет (1735 һәм 1908 елларда), мәктәп (1735 елда, 1816 елда яңадан төзелә), су тегермәне эшли.

1914 елда икенче мәчет каршында мәктәп ачыла. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1768 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мәсгут волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августынннан Әлмәт районында.

Хәзер Сөләй авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Күмәк” колхозы оештырыла, 1931 елда “Салкын Чишмә” (Салкын Чишмә авылы) колхозына кушыла. 1950 елда Фрунзе исемендәге колхоз составына керә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда балалар бакчасы (2005 елдан), клуб, китапханә, мәчет бар.

Авыл янында археология истәлеге – Урсалы туктаулыгы табыла (буралы курган культурасы).

Күренекле кешеләре

М.Ә.Әхмәдуллин (1910−1974) – сержант, Советлар Союзы Герое.

Халык саны

1746 елда – 30,
1762 елда – 42 ир заты;
1795 елда – 229,
1816 елда – 118,
1850 елда – 156,
1859 елда – 310,
1889 елда – 681,
1897 елда – 697,
1910 елда – 765,
1920 елда – 985,
1926 елда – 1004,
1938 елда – 881,
1949 елда – 851,
1958 елда – 722,
1970 елда – 845,
1979 елда – 690,
1989 елда – 388,
2002 елда – 373,
2010 елда – 416,
2015 елда – 356 кеше (татарлар).