- РУС
- ТАТ
инженер-электрик, Ленин бүләге лауреаты (1965)
1927 елның 11 октябре, Иваново өлкәсенең Кохомск районы Родионцево авылы – 2008 елның ноябре, Дубна шәһәре, Мәскәү өлкәсе.
1950 елда Иваново энергетика институтын тәмамлый. Зеленодольск проект конструкторлык бюросында эшли, әйдәп баручы конструктор (1962–1970), бүлек башлыгы (1960–1962, 1970–1975), баш конструктор урынбасары (1962–1970), электр һәм радиотехника чаралары белән җиһазлау буенча баш инженер урынбасары (1975–1977).
1977 елдан «Атолл» фәнни-тикшеренү институтында (Дубна шәһәре, Мәскәү өлкәсе): фәнни-тикшеренү бүлеге башлыгы (1977–1979), баш инженер урынбасары (1979–1999), фән-техника бүлеге башлыгы (1999–2000). Корабльләрдәге радиоэлектроника һәм корал комплексларын проектлаштыруда, эшләтеп карауда катнаша. Корабльләрдә сынаулар уздыра һәм аларны Хәрби-Диңгез Флотына, шулай ук КХР һәм ГДР флотларына тапшыра.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин бүләге махсус машиналар төзү өлкәсендәге хезмәтләре өчен бирелә.
Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.