Авылга 1927 елда Абрамовка авылы кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Бөгелмә кантоны Габдрахман волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Васильевка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Ударник” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Федосеев). 1950 елда Калинин исемендәге колхоз составына керә.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф

1935−1972 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1938 елда – 114,
1949 елда – 140,
1958 елда – 141,
1970 елда – 132,
1979 елда – 85,
1989 елда – 34,
2002 елда – 54,
2010 елда – 60,
2015 елда – 57 кеше (татарлар).