Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1925 елда Кичүчат авылы кешеләре нигез сала.

Нигез салынган көннән поселок ТАССРның Бөгелмә кантоны Әлмәт волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Мәмәт авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Социализм” колхозы оештырыла. 1950 елда “Победа” колхозы составына керә.

Халык саны

1926 елда – 92,
1938 елда – 121,
1949 елда – 121,
1958 елда – 64,
1970 елда – 39,
1979 елда – 36,
1989 елда – 7 (татарлар),
2002 елда – даими яшәүчеләр юк,
2010 елда – 1 кеше,
2015 елда – даими яшәүчеләр юк.