Тарихы

Авылга 1782 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Староверовка исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле − игенчелек һәм терлекчелек, көпчәк ясау таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 иске дин тарафдарлары мәктәбе, икмәк саклау һәм сату кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 493,3 дисәтинә тәшкил итә. Авыл Дербеден авылы приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Аппак авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Красная горка” колхозы оештырыла. 1950 елда Ленин исемендәге колхоз составына керә.

Халык саны

1782 елда – 14 ир заты;
1795 елда – 44,
1841 елда – 85,
1859 елда – 105,
1870 елда – 141,
1884 елда – 152,
1905 елда – 238,
1912елда – 237,
1920 елда – 233,
1926 елда – 226,
1938 елда – 230,
1949 елда – 132,
1958 елда – 128,
1970 елда – 44,
1979 елда – 24,
1989 елда – 8,
2002 елда – 6,
2010 елда – 6,
2015 елда – 12 кеше (руслар).