Авылга 1925 елда Ләшәү-Тамак һәм Иске Кәшер авылы (хәзер Сарман районында) кешеләре нигез сала.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Карамалы волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Иске Михайловка авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда Юкәле поселогы белән бергә “Яңа Тормыш” колхозы оештырыла.

Халкы сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Халык саны

1926 елда – 73,
1938 елда – 178,
1949 елда – 138,
1958 елда – 123,
1970 елда – 280,
1979 елда – 96,
1989 елда – 74,
2002 елда – 78,
2010 елда – 80,
2015 елда – 96 кеше (татарлар).