Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1968 елда “Әлмәт” җәнлек совхозының үзәк утары буларак нигез салына, 1980 елдан хәзерге исемендә.

Нигез салынган көннән Әлмәт районында. Хәзер Әлмәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан поселок “Әлмәт” совхозы составында. 1968−2003 елларда кыйммәтле мех бирә торган җәнлекләр үрчетүгә махсуслашкан “Әлмәт” җәнлек совхозы эшли.

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта урта мәктәп (1983 елдан), балалар бакчасы (1990 елдан), мәдәният йорты (1988 елда яңа бина төзелә), балалар сәнгать мәктәбе (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Русские узоры” фольклор ансамбле эшли (1975 елдан, 1993 елдан – халык ансамбле, нигез салучы – Х.А.Тлеганов). “Осенины” рус мәдәнияты фестивале уздырыла.

Поселокта “Золотой ключ” чишмәсе төзекләндерелгән.

Халык саны

1979 елда – 241,
1989 елда – 481,
2002 елда – 509,
2010 елда – 518,
2015 елда – 503 кеше (руслар).