- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 45 км төньяк-көнбатыштарак, Кичү елгасы буенда урнашкан
Авылга 1722 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Султанаево, Кузоваткино исемнәре белән дә билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, чабата үрү кәсепчелеге, умартачылык, сәүдә итү, олаучылык таралган була.
XX йөз башында авылда волость идарәсе, тоткыннар өчен этап пункты урнаша, Троица чиркәве (1891 ел, 1929 елда ябыла), чиркәү-приход мәктәбе (1889 ел), Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе (1915 ел), ветеринария пункты, амбулатория, 2 су тегермәне, 2 тимерче алачыгы, аптека, икмәк саклау һәм сату, 8 бакалея, тимер әйберләр, мануфактура, шәраб һәм сыра кибетләре эшли; пәнҗешәмбе саен базар, 4 сәүдә рәте, 14−17 декабрьдә ярминкә була.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1518,4 дисәтинә тәшкил итә. 1891 елга кадәр авыл Малыклы (Юсупкино) авылы Троица чиркәве приходына карый.
1920 елдан авыл ТАССРның – Бөгелмә, 1924 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.
Хәзер Кузайкино авыл җирлеге үзәге.
1929 елда авылда “Прогресс” колхозы оештырыла (беренче рәисе − О.Трифонов), 1930 елда “Победа” колхозына үзгәртелә. 1961 елда “Кызыл маяк” колхозы белән “Свердлов исемендәге колхоз” исеме астында берләшәләр (үзәк – Кузайкино авылында), 1995 елдан “Кузайкино” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2000 елдан “Нарат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2006 елдан “Союз Агро”.
Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1931 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла (1932 елда яңа бина төзелә), 1939 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1974 елда яңа бина төзелә).
Авылда участок хастаханәсе һәм поликлиника (1930 еллардан, 1974 елда яңа биналар төзелә), балалар бакчасы (1977 ел), мәдәният йорты (1964 елда яңа бина төзелә), китапханә, авыл тарихы музее (мәктәп каршында) эшли.
Авыл янында археология истәлеге – Кузайкино торулыгы табыла (соңгы бронза чоры).
1782 елда – 269 ир заты;
1859 елда – 732,
1897 елда – 982,
1905 елда – 1265,
1913 елда – 1528,
1920 елда – 1458,
1926 елда – 1193,
1938 елда – 931,
1958 елда – 789,
1970 елда – 559,
1979 елда – 623,
1989 елда – 592,
2002 елда – 609,
2010 елда – 720,
2015 елда – 628 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.