- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 43 км төньяк-көнбатыштарак, Каты Елга (Баграж елгасының уң кушылдыгы, Чишмә елгасы бассейны) буенда урнашкан
Авылга 1870 еллар тирәсендә Яңа Троицкий авылы кешеләре нигез сала. Бу чорда халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлекчелек, умартачылык һәм вак һөнәрчелек кәсепчелеге таралган була.
XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1907ел, 1908 елда 52 ир бала һәм 28 кыз бала укый), икмәк саклау һәм сату кибете, су тегермәне, 2 ярма яргыч, тимерчелек, 3 май заводы, бакалея кибете эшли.
1887 елга кадәр авыл Баграж-Никольский авылы приходына карый. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1726 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 дән Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.
Хәзер Сәрән авыл җирлеге составына керә.
Халкы кырчылык, сарыкчылык белән шөгыльләнә.
Авылда клуб эшли.
А.И.Афанасьев (1931 елда туган) – журналист, тарих фәннәре кандидаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Фән” нәшриятында баш мөхәррир (1992−2002 елларда).
1900 елда – 994,
1920 елда – 926,
1926 елда – 799,
1938 елда – 639,
1949 елда – 515,
1958 елда – 362,
1970 елда – 292,
1979 елда – 181,
1989 елда – 133,
2002 елда – 166,
2010 елда – 131,
2015 елда – 141 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.