Поселокка 1910 ел тирәләрендә нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр поселок Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Никольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1994 елда составына Каменка поселогы кергән “Ильич юлы” колхозы ”Ильич юлы” акционерлык оешмасына үзгәртелә.

Халык саны

1912 елда – 23,
1926 елда – 49,
1938 елда – 36,
1949 елда – 36,
1958 елда – 35,
1970 елда – 119,
1979 елда – 63,
1989 елда – 28,
2002 елда – 5,
2010 елда – 5,
2015 елда – 3 кеше (руслар).