Авылга 1924 елда нигез салына. Беренче исеме – Яңа Иштирәк.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Сарман волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Сарман, 1966 елның 3 гыйнварыннан Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Никольский авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Трактор” һәм “Иштирәк” колхозлары оештырыла. 1966 елдан авыл “Авангард” колхозы составында, 1995 елдан “Никольский” акционерлык җәмгыяте.

Мәгариф

1928−1960 елларда авылда мәктәп эшли.

Халык саны

1926 елда – 99,
1938 елда – 159,
1949 елда – 164,
1958 елда – 94,
1970 елда – 72,
1979 елда – 54,
1989 елда – 22,
2002 елда – 15,
2010 елда – 7,
2015 елда – 11 кеше (татарлар).