Тарихы

Авылга 1722 елга кадәр ясаклы чуашлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Кителга, Кителга Чувашская исемнәре белән дә билгеле.

1920 елларга кадәрге рәсми чыганакларда еш кына Зур Сосновый Баграж (хәзерге Рус Сәрәне) авылы белән бергә исәпләнә.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, аучылык, балта эше һәм йон тетү кәсепчелеге таралган була.

XX йөз башында Архистратиг Михаил чиркәве (1889 ел), чиркәү-приход мәктәбе (1891 ел, 1908 елда 29 ир бала һәм 6 кыз бала укый), икмәк саклау һәм сату, бакалея кибетләре эшли.

1887 елга кадәр авыл Баграж-Никольский авылы приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1726,8 дисәтинә тәшкил итә (Зур Сосновый Баграж авылын да кертеп).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Сәрәнә (Чуаш Сәрәне) авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Комсомолец” колхозы оештырыла (беренче рәисе – И.М.Малов). Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1933 елда башлангыч мәктәп ачыла (1953 елда яңа бина төзелә), 1981 елда − сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1984 елда урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1971 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (1996 елдан) бар.

1996 елдан мәдәният йорты каршында “Нарспи” фольклор ансамбле эшли.

Авылда ”Нарспи” чишмәсе төзекләндерелгән (1997 ел).

Халык саны

1782 елда – 77 ир заты;
1795 елда – 162,
1859 елда – 232,
1870 елда – 257,
1884 елда – 286,
1906 елда – 478,
1913 елда – 528,
1920 елда – 544,
1926 елда – 362,
1938 елда – 384,
1949 елда – 382,
1958 елда – 359,
1970 елда – 436,
1979 елда – 412,
1989 елда – 413,
2002 елда – 445,
2010 елда – 385,
2015 елда – 425 кеше (чуашлар).