Тарихы

Авылга 1730 елларда ясаклы татарлар нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр, башкорт-кердәшләр, дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, читкә китеп эшләү кәсепчелеге, умартачылык һәм күмер яндыру таралган була.

Беренче җамигъ мәчет 1762 елдан билгеле (1873 елда яңадан төзелә), 1866 елда – икенче (1911 елда янып китә, 1912 елда яңадан төзелә), 1908 елда өченче мәчет төзелә.

Мәчетләр каршында мәктәпләр эшли (1844 елдан һәм 1866 елдан). 1868 елда мәчет каршында хатын-кызлар мәктәбе ачыла.

1910 ел мәгълүматларына караганда авылда 3 су тегермәне, мануфактура эшли.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 3899 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Микулин волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Бишмунча авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Туры юл” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Йосыпов). 1946 елда “Туры юл” 2 хуҗалыкка бүленә: “Кызыл маяк” һәм “Кызыл йолдыз”. 1950 елда алар Ленин исемендәге колхозга берләшәләр.

1951 елда Киров исемендәге колхоз белән берләшә (Акчишмә, Кама-Елга авыллары). 1962 елда Ленин исемендәге колхоз “Зәй” колхозы (Яңа Нәдер авылы) белән кушыла. 1982 елда яңа “Чулпан” колхозы оештырыла, 2008 елдан “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә “Чулпан” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (2012 елга кадәр – урта), балалар бакчасы (1986 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, “Бишмунча” мәчете (1984 елдан) эшли.

Күренекле кешеләре

Р.Ә.Хәмитов (1962 елда туган) – тау инженеры, ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

Р.Х.Галимуллина (1940−2006) – физика-математика фәннәре кандидаты.

Халык саны

1795 елда – 324 ир заты;
1859 елда – 1062,
1883 елда – 1336,
1889 елда – 1598,
1897 елда – 2038,
1910 елда – 2887,
1920 елда – 2377,
1926 елда – 2177,
1938 елда – 1801,
1949 елда – 1208,
1958 елда – 1099,
1970 елда – 1061,
1979 елда – 930,
1989 елда – 700,
2002 елда – 796,
2010 елда – 903,
2015 елда – 860 кеше (татарлар).