- РУС
- ТАТ
Иҗтимагый-сәяси газета
1919 елда Уфа шәһәрендә атнага 2 тапкыр татар телендә нәшер ителә. Наширләре Н.Үтәлиев, Л.Газизов. Мөхәррире М.Нәүрузов.
Уфаны адмирал А.В.Колчак армиясе яулап алганнан соң чыга башлый.
Колчакның приказлары, боерыклары басыла, большевиклар диктатурасына каршы чыга, татарча милли вакытлы матбугат басмаларын ачарга өнди, большевиклар яклы вакытлы матбугатны фактларны бозып күрсәтүдә гаепли.
Рубрикалары: «Дөньяда», «Уфада», «Белдерүләр»һ.б.
Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (альбом). 1905–1925. Казан, 1926.
Гайнанов Р.Р., Марданов Р.Ф., Шакуров Ф.Н. Татарская периодическая печать начала XX в.: библиографический указатель. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.