Татарстан Республикасының хәзерге Спас районы территориясендә урнашкан була.

1930 елдан Спас районы Малиновка авыл советы составында. Халык саны – 314 кеше (1930 ел, руслар), 441 кеше (1939 ел, руслар).

1955–1957 елларда Куйбышев сусаклагычының су басу зонасына эләгә, халкы Спас районының Антоновка, Болгар, Бураково, Вожи, Әҗмәр, Кызыл Бистә, Никольское, Пичкассы, Долгоруково, Кожаевка авылларына күчерелә.