Биографиясе

1902 елның 23 ноябре (6 декабре), Казан губернасы, Лаеш өязе Карадулат авылы – 1959 елның 17 октябре, Мәскәү.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1924), шунда ук эшли, профессор (1930–1940); 1929 елда Гёттинген университетында (Германия) фәнни командировкада.

1932 елда Казанда авиация институтын (Казан университеты аэродинамика бүлеге базасында) оештыруны башлап йөрүче, директор урынбасары (1932–1933), аэродинамика кафедрасы мөдире (1932–1936).

1940 елдан Мәскәүдә: СССР Фәннәр Академиясенең Механика институты гомуми механика бүлеге мөдире, директор (1945–1953); бер үк вакытта профессор (1940 елдан), Мәскәү университетының теоретик механика кафедрасы мөдире (1957 елдан).

1962 елдан халыкара Четаев конференцияләре үткәрелә. Казанда бер урам аның исеме белән атала. Казан техника университетының төп бинасында Четаев хөрмәтенә такта куела.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре хәрәкәт тотрыклылыгы мәсьәләләренә, аэродинамикага, аналитик механикага, дифференциаль тигезләмәләр теориясенә карый. Четаев чикле параметрлы механик системаларның тигезләнеше һәм хәрәкәте тотрыклылыгы теориясен (Ляпунов теориясе) механиканың гамәли мәсьәләләрен чишү өчен куллану мөмкинлеген исбат итә; тотрыклылык постулатын билгели, Лагранжның тигезләнеш тотрыклылыгы турындагы теоремасының киресе булган теореманы эшли. Гаусс принцибын нәголоном бәйләнеш очрагына кадәр җәелдерә. Ж.А. Пуанкареның Ли төркемнәре теориясенә караган математик алымнарны куллану хакындагы нигезләмәләрен гомумиләштерә һәм үстерә. Төркемле үзгәрмәләрдә системалар динамикасы бүлеген булдыра, Кошиның математик яктылык теориясе белән голоном консерватив механик системаларның тотрыклы хәрәкәтләре арасында аналогия булуын ачыклый. Бу эшләре циклы өчен 1960 елда Ленин бүләгенә лаек була (үлгәннән соң). «Прикладная математиа и механика» журналы мөхәррире (1945–1959).

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Теоретическая механика. М., 1987.

Устойчивость движения. М., 1990.

Галимуллина Г.Х. Известные люди Лаишевского края: к 120‑летию одного из создателей Казанского авиационного института Н.Г.Четаева // Научный Татарстан. 2022. №1. С.46–50.